Район авылларында Әниләр көненә багышланган ункөнлек старт алды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Атна башыннан район авылларында Әниләр көненә багышланган ункөнлек старт алды. Кичә, 24 ноябрьдә Якты күл авылында “Әниләр, сез яшәү чыганагы” дип аталган чарада күп балалы һәм юбиляр әниләр хөрмәтләнде. Авылның иң яшь 5 бала әнисе Зөлфирә Шәрипова да, 12 бала анасы Ралия Вәлиева да Әниләр көнен аеруча көтеп ала икән. Бу көнне үзләренең 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Гөлминияз Шәрипова, Фатыйма Шаһидуллина, Мәрбәрия Абдуллина, Зәйнәп Вафина сәхнә түрендә булдылар. Бу көнне җәмгысе 33 хатын-кыз әни, әби хөрмәтләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International