Уртаклашыр тәҗрибә бар

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Мәгариф бүлегенең район методик берләшмәсе эшчәнлеге кысаларында “Светлячок” балалар бакчасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен федераль дәүләт стандартлары нигезендә үстерү буенча ачык дәресләр үткәрелде. Тәрбияче Ольга Беглова өлкән төркем балалары белән “Әкияттә кунакта” чарасы һәм “Кем күп укый – шул күп белә” дип аталган тәкъдир итүле мастер-классс күрсәтте. Тәрбиячеләр  Гүзәл Җиһангирова “Безнең хокукыбыз бар”,  ә Галина Мурзина “Вак моторика ярдәмендә кызыксынуны үстерәбез” темалары буенча үз тәкъдир итүләрен күрсәттеләр. Физик тәрбия буенча инструктор Алевтина Захарова әзерлек төркемендәге балалар белән гадәти булмаган җайланмаларны кулланып “Чәчәкләр илендә” дип аталган ачык заянтие тәкъдим итте. Барлык чаралар да эчтәлекле, кызыклы булды һәм коллегаларда зур  кызыксыну уятты. 
Зөлфия Лекомцева, “Светлячок” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International