ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган атнада Фома урта мәктәбендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының куст утырышы 9нчы сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестлаштыруына әзерләү темасына багышланды. Анда Фома, Бикүле, Кәкре Атау мәктәпләре  укытучылары Зөлфирә Галиева, Наилә Латыйпова, Резедә Сафиуллина һәм Гөлүсә Әһлиуллина  яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укучыларны тестка әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. 

Узган атна азагында  Яр Чаллы шәһәрендә “Когда мы вместе” Халыкара проекты кысаларында үткән конкурс-фестивальдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Нурлат УТТсының инженер-энергетигы Марсел Гозәеров көрәш буенча  Россия чемпионы исемен яулады. Россия чемпионаты 6-7 декабрьдә Уфада узды. Ярышларда 27 төбәктән 140 спортчы катнашты. Марсел Татарстан төркемендә чыгыш ясада.
Бүген, 8 декабрьдә, Казан Кремлендә  "Коррупция: журналист карашы" исемле республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. Бәйге Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иде.
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә ГТО нормаларын этаплап кертәләр. Сентябрь аенда "имтиханны"  укучылар бирде, ә үткән шимбәдә - мәктәп укытучылары.
Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында “Халык контроле” дәүләти мәгълүмат системасының аегымдагы елның 11 аендагы эшчәнлеге мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмә үтте.

Нурлатның 3нче мәктәбендә күптән түгел “Россиядә код сәгате” акциясе үтте. 

Нурлат җирлекара китапханәсе директоры Роза Липатова эш атнасын Мәскәүгә башкала коллегалары тәҗрибәсен уртаклашу уңаеннан оештырылган сәяхәтенә нәтиҗәләр ясаудан башлады. 
- Ике көн дәвамында без Мәскәү шәһәре китапханәләре эшчәнлеге белән таныштык. Биредәге 480 китапханәне, аларны үзенчәлекле “кунакханә”ләргә әверелдереп, заманчалаштыралар. Алар махсус пилот проектларында катнашалар. Без Мәскәү коллегаларыбызның үсеш концепциясен кабул итеп алып, үз эшебездә куллана алабыз, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Роза Харисовна. 


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Әлмәт Татар дәүләт драма театрының 70 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада катнаша. 

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның “Татарастан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларда тәкъдим итү” дигән темага утырышы видеорежимда үтте. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International