Нурлатлылар видеоутырышта катнашты

2014 елның 5 декабре, җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның “Татарастан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларда тәкъдим итү” дигән темага утырышы видеорежимда үтте. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узды. 
Видеоутырыштан соң сөйләшү урында дәвам итте. Район башлыгы Равил Кузюров теманың мөһимлеген ассызыклап үтте һәм икътисадый бүлеккә район эшмәкәрләре белән максатчан эш алып барырга кушты. 
- Быел да, киләсе елда да азык-төлек сәнәгатенә сорау зур булачак. Мин тәүлегенә 24 сәгать эшмәкәрләрдән тәкъдимнәр тыңларга әзер. Үз кулларың белән ака эшләргә кирәк, - диде район башлыгы. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International