Юбилей уңаеннан нурлатлылар котлавын ирештерә

2014 елның 5 декабре, җомга

Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Әлмәт Татар дәүләт драма театрының 70 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада катнаша. “Татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевны биргән төбәк буларак, татар театр сәнгатенең үсешен күрү безнең өчен икеләтә шатлык,”–диелә  коллективны район башлыгы исеменнән котлауда. Шул ук вакытта Әлмәт театрының  якташыбыз, Яңа Әлмәттә туып үскән ТРның халык артисты, реҗиссер Зәкия Туишеваның иҗади үсеш бишеге буларак та якынлыгы ассызыклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International