Фестивальдән уңыш белән

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Узган атна азагында  Яр Чаллы шәһәрендә “Когда мы вместе” Халыкара проекты кысаларында үткән конкурс-фестивальдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Бәйгедә Валентина Бурганова шәкертләре Гүзәл Яруллина белән  Наталья Кириллова домрада III дәрәҗә  лауреат, Булат Мөбарәкшин I дәрәҗә дипломант (концертмейстерлары Валентина Бадина). Риназ Әхмәтҗанов   (җитәкчесе Сергей Рамазанов) гитара, Арина Евдокимова (Валентина Бадина) фортепиано бүлегендә  I дәрәҗә дипломантлар булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International