Район газетасы һәм "Нурлат-ТВ" республика бәйгесендә җиңү яуладылар

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Бүген, 8 декабрьдә, Казан Кремлендә  "Коррупция: журналист карашы" исемле республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. Бәйге Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иде. 
"Район массакүләм мәгълүмәт чаралары арасындагы вакытлы басмадагы иң яхшы публикация" номинациясендә - "Дуслык" газетасы, "Район массакүләм мәгълүмәт чаралары арасында иң яхшы телесюжет" номинациясендә "Нурлат" ТРКсы җиңү яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International