ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Эдуард Иванов, “Восток” кооперативы җитәкчесе Марсель Сабиров һәм фермер Зөлфәт Хәмидуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үтүче “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” дип аталган конференциядә катнашалар.
Районның хисап-контроль палатасы шәһәр прокуратурасы кушуы буенча ноябрь аеннан бирле торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшли.
– Бу – күләмле эш, ул әле яңа елдан соң да дәвам итәчәк, – ди палата рәисе Рәмис Шәйхетдинов. – Аның нәтиҗәләре прокуратурага тапшырылачак.

 “2014 елда ТРның авыл хуҗалыгы комплексының иң яхшы белгече” грантына бәйгесендә җиңүчеләр арасында  “Сөләйманов Ә.И” КФХсыннан ветеринария табибы  Гомәр Вәлиуллин белән “АгроРазвитие” хуҗалыгы инженер-механигы Олег Миронов та бар.  Кичә җиңүчеләрне котлау тантанасы  Казанның Игенчеләр сараенда үтте. Республикада әлеге конкурс быел икенче тапкыр Грант тармакның иң яхшы белгечләрен ачыклау һәм һөнәри эшчәнлекләрендә стимуллаштыру максатыннан үткәрелә. 
Быел Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәге 28 инвалидны эшкә урнаштырды.

4 декабрь көнне Түбән Нурлат микрорайонында һәм Биккол авылында җир пайчыларының җыелышлары булып үтте. 


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда янгын чыгу куркынычын кисәтү максатында һава фонарлары очыруны тыйган махсус режим кертелгән. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозучыларга зур күләмдә штраф яный. Гади халык өчен бу сумма 1 мең - 1,5 мең сумны тәшкил итсә, вазыйфаи затларга 6 - 15 мең сумга кадәр, юридик затлар 150-200 мең сумыннан колак кагачак.

8-12 декабрьдә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее районның беренче сыйныф укучылары өчен экспозицияләр белән
танышу буенча махсус акция уздыра. Музей залларына керү билеты ролен беренче сыйныфларның мәдәни көндәлекләре үтәячәк.
13 декабрьдә район Мәдәният сараенда рэп концерт узачак.

5 декабрьдән Россия почтасы “Бөтенроссия әбунә ункөнлеге” кысаларында барлык газета-журналларга ташламалы әбунә игълан итә, ул 15 декабрьгәчә барачак.


Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәге  “ТРның иң яхшы мәшгульлек үзәге” республика конкурсының финал турына чыкты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International