Чаңгычыларның җыелма командасы Зәйдә Спартакиадада катнашачак

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Район укучыларының чаңгы буенча җыелма командасы тупланды. Моның өчен узган атнада Богдашкинода сайлап алу ярышлары үткәрелде.
– Иң көчле чаңгычыларны ачыкладык. Якын араларда бу җыелма команда Татарстан беренчелегендә һәм укучыларның VII Спартакиадасында Нурлат данын яклаячак, – ди балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры, ярышларның баш хөкемдары Иван Белов.
Шул рәвешле, сайлап алу ярышларында исә укытучы-тренерлары Иван Белов, Владимир Шугаев, Валерий Трофимов, Любовь Живодерова, Вячеслав Герасимов, Ольга Евсеева, Александр Ендиряков шәкертләре матур күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә, Алексей Михеев, Дарья Белова, Лиза Тахтаманова, Зарина Митрофанова, Максим Сандимиров, Анна Ефимова, Илья Алексашкин һәм Виталий Кашкаров үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Чәршәмбе көнне чаңгычыларның җыелма командасы Зәйгә, Спартакиадага китә, ул якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International