Әмзә авыл җирлеге халкы җыенда актив булды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин хисап докладында 2014 елда халык тормышының төп күрсәткечләрен яктыртты.
Авылда шәхси секторда терлекләрнең баш саны күбәйгән. 5 гаилә фермерлык хуҗалыгы оештырган. 34 гаилә ташламалы кредит алган. Узган ел җирлектә нибары 1 бала туган, 10 кеше вафат булган. Авыл җирлеге конкурста катнашып, 1 млн. сумлык Грант откан. Кызыл Юл һәм Чурабатырда юлларны чистрату проблемасы күзәтелгән, быел биредә юл төзү планлаштырыла. Кызыл Юл, Чурабатыр, Яңа Әмзәдә урамнарны яктырту проблемасы хәл ителгән.  Быел Яңа Әмзгә су кертү, Чурабатырда сугышта катнашучыларга һәйкәлне ремонтлау ниятләнә. Авыл мәдәният йорты директоры Әнисә Гайсина мәдәни-массакүләм эш турында сөйләде. “ВЗП-Билярск” вәкиле Александр Брусов Әмзә территориясендә отряд төзү планнары белән таныштырды, аның начальнигы итеп Азат Корбанов билгеләнгән. Район башлыгы үз чыгышын җир белән булган проблеманы хәл итү мәсьәләсеннән һәм алга таба авыл хуҗалыгы үстерү буенча планнарны җиткерүдән башлады. Чурабатырга юл мәсьәләсе хәл ителгән. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе быелгы планга кертелгән. Ахунова хуҗалыгыннан бурычларны кайтару мәсьәләсе кыен кала бирә. Моннан тыш, кредитлар алу, пенсия тәэмин ителеше, үлгән сугыш ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү, Дәүсовет депутатлары белән очрашулар оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Барлык мәсьәләләрне район башлыгы үз контроленә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International