ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Нурлатта “Ел сыйныф җитәкчесе – 2015” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда барлыгы 10 педагог көч сынашты.
Кичә, 3 февральдә, шәһәр микрорайоннарында халык белән очрашулар башланды.

Бу атнада Нурлатта кризиска каршы штаб төзеләчәк. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе белән эшләнә. Президент республиканың барлык муниципалитетларында да шундый штаблар төзергә кушты. 

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Район газетасының дөнья буйлап сәяхәте дәвам итә. Күптән түгел “Дуслык” Америка, Мексикага, Багама утрауларына кадәр барып җитте. Нурлатта яшәүче Рәшит һәм Әлфия Гыйльмановлар узган ел азагында Американың Флорида штатындагы Орландо шәһәренә кызлары Зөлфия янынан кунакка барганда, үзләре белән “Дуслык”ның да берничә санын да алырга булалар. 

Бикүле мәдәният йорты каршында эшләп килүче татар халык театры берникадәр ялдан соң нурлатлыларга күренекле драматург Наил Гаетбаевның “Әстәгафирулла” комедиясен тәкъдим итте. Үзешчән артистлар репетицияләрне көздән үк алып барганнар һәм 31 гыйнвар көнне комедияне тамашачылар хөкеменә тапшырдылар. 

Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат тимер юлчылары үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Куйбышев магистраленең пенсионер тимер юлчылары һәм ветераннарына ярдәм фондына күчерә башлаганнар. 



2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 2 февральдә Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 2004 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча “Алтын алка” республика турнирының финал этабы башланды.
2 февральдә районда балаларны беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү башланды. 
Чулпанлы Әмир Әндәрҗанов “Сөләйманов Ә.И” КФХсында электрик булып эшли. Ә бөркетне ул хуҗалыкның сөт комплексында очрата – кошның бер канаты яраланган, бик авырлык белән генә оча, шуңа да азык эзләп кешеләр тирәсенә елышкан күрәсең. 

Шәһәрдәге “Нурлат-2” бүлекчәсендә әбунә буенча планны 202 процентка үтәгәннәр. Районда бу тармакта уртача хезмәт хакы 11 мең сум тәшкил итә. Төрле басмаларга әбунә планы 124 процентка үтәлгән. Почтамтның бу һәм эшнең башка юнәлешләре район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Мордыймов катнашында үткән йомгаклау җыелышында каралды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International