“Дуслык” газетасы Мексикада, Нью-Йоркта һәм Багам утрауларында

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Район газетасының дөнья буйлап сәяхәте дәвам итә. Күптән түгел “Дуслык” Америка, Мексикага, Багама утрауларына кадәр барып җитте. Нурлатта яшәүче Рәшит һәм Әлфия Гыйльмановлар узган ел азагында Американың Флорида штатындагы Орландо шәһәренә кызлары Зөлфия янынан кунакка барганда, үзләре белән “Дуслык”ның да берничә санын да алырга булалар. 
– Газетаны 50 еллап укыйбыз инде, – дип сөйли Рәшит абый. – Нинди язмалар аеруча ошый, дип сорамасагыз да була – без газетаның бер хәрефен дә калдырмый укып барабыз. Узган ел газетабыз төрле конкурсларда призлы урыннар яулап торды: бу хактагы хәбәрләрне бик сөенеп, үзебезнең уңыш кебек кабул итәбез, горурланабыз. “Дуслык”ның төрле илләрдәге сәяхәтләре турында да укып тордык. Менә үзебез дә яраткан районкабызны океан аръягына алып чыгарга булдык.
Шул рәвешле, Гыйльмановлар белән бергәләп “Дуслык” Мексикада булып, мәшһүр Майя пирамидасын да күргән, Багама утрауларында да сәяхәт иткән. Хәтта Нью-Йоркта да Нурлат районы газетасы бар хәзер.  Анда тагы бер райондашыбыз – Зәйнәп апа Хәйретдинова яши, ул картлык көнендә кызы янына күченеп килгән икән. Бераз булса да сагынуымны басармын, дип “Дуслык”ның берничә санын үзенә алып калган Зәйнәп апа.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International