Нурлатта “Алтын алка” турнирының финалы башланды

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Бүген, 2 февральдә Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 2004 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча “Алтын алка” республика турнирының финал этабы башланды.
“Алтын алка”ның финал уеннары Нурлатта беренче тапкыр уздырыла. Анда бәйгенең зона этабында җиңү яулаган иң көчле командалар катнаша, алар арасында үз зонасының чемпионы булган “Ледок” командасы да бар. Шул рәвешле, “Ледок” боз сараенда Нурлат, Мамадыш, Казан, Азнакай, Җәлил, Зәй, Питрәч һәм Яшел Үзән командалары өч көн дәвамында җиңүчене ачыклаячаклар. Нурлатның “Ледогы” бүген беренче очрашуын уздырды һәм азнакайлыларны 4:0 исәбенә җиңүгә иреште.
“Алтын алка”ның җиңүчесе һәм призерлары 5 февральдә билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International