Тимер юлчылардан Җиңү бүләге

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат тимер юлчылары үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Куйбышев магистраленең пенсионер тимер юлчылары һәм ветераннарына ярдәм фондына күчерә башлаганнар. 
Шул рәвешле, Нурлат тимер юлчылары коллегалары, Пенза машинисты Сергей Гоштынарның  “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – 70 поезд” дигән акция уздыру инициативасына кушылганнар. Акция барышында Нурлат тимер юлчылары Куйбышев магистрале полигоныннан  70 пассажир һәм йөк поездын уздырудан кергән акчаларны ветераннарга ярдәм фондына күчерәчәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International