Равиль Кузюров Яшьлек бистәсе халкы белән очрашты

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Кичә, 3 февральдә, шәһәр микрорайоннарында халык белән очрашулар башланды.
Аның беренчесе Яшьлек микрорайонында үтте. Очрашуга килгән халык алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин хисап тотты.  Җирле бюджет һәм муниципаль юл фонды средстволарына 35 мең кв.м. автоюл төзекләндерелгән. Шәһәр юлларын норматив хәлгә китерү өчен генә дә республика бюджетыннан 82 млн. сумлык өстәмә  средстволар бирелгән.  Бу эш быел да дәвам  итәчәк. Агымдагы елда йорт яны территорияләрен һәм автоюлларны норматив хәлгә китерү өчен тагын 50 млн. сум акча сарыф итү планлаштырыла. Шәһәр эчендә барлыгы 29 җәяүлеләр юлы ясалган, 128 юл билгесе куелган  һәм 10 ясалма тизлек чикләгеч булдырылган.  Көньяк-Көнбатыш мкр.да инженер челтәрләр норматив хәлгә китерелгән.  Урамнарда 78 яктырткыч алмаштырылган, 225 энергия саклаучы яктырткычлар һәм 860 шундый лапмалар куелган.  Югары һәм Түбән Нурлат микрорайоннарында  һәм үзәк мәйданда электр челтәрләренә реконструкция ясалган. Башкарылган эшләр белән беррәттән халыкның ихтыяҗы да арта тора. Алар нигездә гомуми характердагылар. Шәһәр микрорайонында юллар төзекләндерелде- хәзер тротуарлар кирәк, спорт мәйданчыклары бар,-балалар мәйданчыклары җитми, капиталь ремонт программасына кергән 337 күпкатлы йортның 118ендә ремонт эш башкарылган. Әмма халыкны индивидуаль җылыту программасы, кайнар су, йортларга ремонт, балалар һәм яшьләрнең ял мәсьәләсе, тукталышлар, автогражданка иминияте кебек проблемалар борчый.  Әлеге микрорайонның өлкән участок уполномоченные Юрий Осипов хәбәр итүенчә, 2014 елда биредә барлыгы 28 җинаять теркәлгән, шуларның 11е ачылган. Болар нигездә урлау, талау очраклары һәм социаль мошенниклык. 
Район башлыгы Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, ТКХ һәм инфраструктура юнәлешендә шактый эшләр башкарылса да, халыкта әле сорау-гозерләр кала бирә.  “Шәһәрнең ТКХ өлкәсен ныгыту эшен дәвам итәчәкбез”, - диде район башлыгы. Сөйләшү барышында Равил Әфраимович халыкны эшкә урнаштыру, халыкның ялын оештыру, бәяләр мониторингы мәсьәләләренә дә тукталды. Планнар белән дә уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International