ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
8 мартка Биккол авылы халкы читтә яшәүче авылдашларыннан үзенчәлекле бүләк алды.
Узган шимбә көнне Әлмәт шәһәрендә авыл укучылары арасында традицион Спартакиада үтте. 

Бүгенге гомумшәһәр планеркасын район башлыгы Равил Кузюров районда штаб өйрәнүләрен төгәл үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләреннән башлады.


7
март, 2015 ел
шимбә

 
Хөрмәтле хатын-кызлар! Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлауларымны җиткерәм.
Бүген, 7 мартта, шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап узган чарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Шунда ук  районның 10 хатын-кыз-тыл хезмәтчәне Җиңүнең 70 еллыга багышланган юбилей медальләренә дә  ия булды. Бүләкләрне өлкәннәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхат Габдуллин тапшырды. Әсхат Габдуллин районның барлык әниләрен, гүзәл затларын, хатын- кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белдерде. Тантаналы чарада катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да гүзәл затларга үз котлауларын җиткерде.
Традиция буенча, чара гүзәл затларның иңнәренә ак яулыклар салудан башланды.  Балалар иҗаты үзәге, үзәк китапханә һәм “Дива” модалар театры әзерләгән күргәзмәләр, мул чәй табыны, чәчәкләр һәм чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләре, бәйрәм концерты – барысы да гүзәл затларга багышланды.


6
март, 2015 ел
җомга
8 март бәйрәме кысаларында Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче сугыш инвалиды, ветеран толы һәм 20 тыл хезмәтчәне дә юбилей медальләренә ия булдылар. Бүләкләрне өлкәннәргә район башлыгы урынбасары тапшырды. Флюра Ногманова өлкәннәрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, район җитәкчелегенең җылы теләкләрен җиткерде. Бу көнне РФ Президенты Владимир Путинның бүләгенә ия булган 22 кешенең һәркайсының үз язмышы. Сугыш михнәтләрен кичкән I группа инвалид, сугыш ветераны Габбас ага Батыршин инде 4 ел урын өстендә.  Тыл хезмәтчәне Камил Йосыповка сугыш башланганда исә  нибары 10 яшь була. 
- 4 нче сыйныфны тәмамлап, колхозга эшкә чыктым, - ди Камил ага. – Шул еллар эчендә сугышта 2 абыем, авырып әнием үлде, әти сугышта иде.  Без 4 бала шулай ялгыз үстек. Иң кечкенәбезгә нибары 5 яшь иде. 
Юбилей медальләре тапшыру белән башланган чаоа “Ягез әле, әбиләр” конкурсы белән дәвам итте. Бу көнне әбиләр төрле конкрсларда, уеннарда ка тнаштылар, бәйрәм программасында катнаштылар.

“Ел хатын-кызы” республика конкурсының район этабында “Хатын-кыз-ана” номинациясендә җиңүче дип быел ике бала әнисе, 7 онык әбисе, бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган тыл хезмәтчәне Фәйрүзә Мәрдегалим кызы Яруллина билгеләнде.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 5 мартта  Үрнәк авылында   яшәүче тыл хезмәтчәне Миннеруй Нуруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей көнендә аны  район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова,  Социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева, Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганеев һәм башкалар гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Флюра Рәшитовна юбилярны РФ һәм ТР Президентлары   Владимир Путин, Рөстәм Миннеханов һәм район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды, аңа сәламәтлек теләде. Шунда ук район башлыгы урынбасары тыл хезмәтчәненә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына” юбилей медален дә тапшырды.
Бүген район делегациясе “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме кысаларында уза торган чарада катнаша. Республика Президенты белән очрашуда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры җиңүчеләре барды.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Шимбә, 7 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы була. Анда Нурлатның “иң-иң” хатын-кызларын район җитәкчелеге исеменнән котлаячаклар, шулай ук зур бәйрәм концерты көтелә. Шунда ук “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесенең җиңүчеләре дә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International