Бәхет сере - хәрәкәттә

2015 елның 6 марты, җомга
Мондый мактаулы  исемгә Фәйрүзә  әби  кебек,    үзен-үзе  аямый хезмәт куеп, 85 яшендә дә хәрәкәттә булган хатын-кызлар лаек та. Олы йөрәкле әби  гомер буена бөтен якыннарын үз янына җыеп, һәркемгә җылылык өләшүче.  Бик күп авыл хатыннары кебек ялсыз эшләп, җитсен, булсын, гаилә дип яшәгән әби бүген үзен бик бәхетле саный. Балачагы иртә тәмамланса да, әби зарланмый. 6 яшеннән  башак җыеп үскән кыз 15 яшендә инде колхозда эшли башлый.  16 яшендә сугыш тәмамлану хәбәрен дә ул  иптәшләре белән Шлама басуында чәчү вакытында ишетә. 
 Белеме нибары берничә сыйныф кына булса да, әби  немец телен дә чамалый. 18 яшендә Югары Нурлат авылы кызы Фәйрүзә Якты Күл авылына килен булып төшә, тормыш иптәшен 1948 елда армия сафларына озаткач, өч ел солдатка булып яши. Сугыштан соңгы елларда аеруча хезмәт авыр: сыерлар җигеп иген чәчү, көрәк белән җир казу булсынмы, ат белән урман ташумы - Фәйрүзә әби аларның һәркайсын хәзер елмаеп искә ала. Хезмәт ветераны Фәйрүзә апаның фотосы ул елларда  Мактау тактасыннан төшмәгән дә. Янында һәрвакыт игелекле кешеләр булуына бүген дә рәхмәтле. Аеруча ул вакытта яшь кызларны эшкә өйрәткән Каюм абыйга дога кылып рәхмәт укый. Һәрнәрсәдән ямь таба белгән әбине тормыш төрле яклап сынаган. Бүген үзе гомер итүче төп  йорттан аңа барлыгы 9 мәетне озатырга туры килгән. Тормышны, балаларны, якыннарны яратып яшәве генә аңа көч бирә дә инде.
Гомер-гомергә суган, яшелчә сату белән дан тоткан Яруллиннар гаиләсен тирә-күрше авылларда да  белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Авылда беренчеләрдән булып “Нива” машинасы сатып алалар алар.   Ә иң мөһиме – гомер буена балалары, ире дип яшәгән татар хатыны ул, сыер-бозау, сарыкларны күпләп тоткан гаилә. Фәйрүзә әби инде 85 яшен тутырса да, 19 сутыйлы бакчасында әвәрә килә әле.  “Хәрәкәттә – бәрәкәт, – ди ак әби. Эшне беркайчан бүлеп тормаган Яруллиннар өендә һәрвакыт чисталык, җылылык һәм тәртип. Кызлары Фәүзия белән Фәнүзә, кияүләре һәм оныклары һәрвакыт янында. Тормышның бар мәшәкатьләрен авырсынмый тартырга күнгән Фәйрүзә әби данлыклы аш-су остасы да әле.  Биш вакыт намазына, өй мәшәкатьләренә өлгереп торучы  әбинең тагын бер   шөгыле – шигырьләр язу, кешеләрне дәвалау – ул сөлек утырта. Яруллиннар гомер - гомергә иҗади гаилә булып саналган. 58 ел матур, парлы тормышта яшәп,  моннан 9 ел элек вафат булган тормыш иптәше Якуб бабай бик оста гармунчы булса, Фәйрүзә әби моңлы итеп җырлаган. Хәзер исә дини кичәләрдә әби укыган мөнәҗәтләрдән тыңлаучыларның  күңелләре тула.
Якты Күл авылының ак әбисе Фәйрүзә апа гомер буе дин юлында. Әле мәктәптә укыган вакытта ук төрле догаларны яттан өйрәнеп үскән ул.  Үз әнисе  һәм кайнанасы да бик динле һәм хөрмәтле әбиләр булып яшәгәннәр. Тормыш иптәше Якуб абыйның әбисе мулла кызы булган, ул заманында мәдрәсәдә кызлар укыткан. Фәйрүзә апа аннан да бик күп нәрсәгә өйрәнгән.
- Аллага шөкер, - ди әби тормышына шөкерана итеп. – Бәхетемне кычкырып әйтергә дә куркам. Яшьлегем эш, авыр хезмәт белән узса да, матур булды, ә картлыгым үзенчә рәхәттә: бар нәрсә җитеш, тәрбия яхшы. Һәр нәрсәдән матурлыкны күреп, хөрмәттә, игътибарда яшим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International