Нурлат районы башлыгы Равил Кузюровның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

2015 елның 7 марты, шимбә
Хөрмәтле хатын-кызлар! Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлауларымны җиткерәм.
Сезнең аркада безнең тормышыбыз асыл мәгънәгә ия. Сез – безнең әниләребез, җәмәгатьләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз, әбиләребез һәм оныкларыбыз! Без сезнең хакка яшибез, сезне яратабыз һәм саклыйбыз. Тарихыбызның иң чуалчык һәм катлаулы минутларында сезнең ышанычыгыз һәм өметегез без, ир-атларга көчлерәк булырга, илебезнең матур киләчәгенә ышанырга һәм шуның өчен көрәшергә этәргеч бирде.  Сезнең аркада без тамырларыбызны, традицияләребезне саклыйбыз, тел-мәдәниятебезне баетып торабыз.
Хәзерге катлаулы заманда хатын-кызга көчле булырга, үз җилкәсенә гаилә, якыннары һәм туганнары кайгыртуын салырга туры килә.    Сез тормышыбызның төрле өлкәләрендә уңышларга ирешергә өлгерәсез һәм якыннарыгызны да һәрчак кайгыртып торасыз. Шул ук вакытта сөйкемле һәм нәфис булып та кала беләсез. Игелекле йөрәгегез өчен зур рәхмәт сезгә. Гаиләләрегездә елмаюларыгызны ешрак күрсеннәр иде, чөнки гаилә бәхете һәм иминлеге иң мөһиме бит.
Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Барчагызга да ныклы сәламәтлек, ярату, гаилә бәхете һәм иминлек телим!

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International