Биккол авылы мәдәният йортында якташлар очрашты

2015 елның 10 марты, сишәмбе
8 мартка Биккол авылы халкы читтә яшәүче авылдашларыннан үзенчәлекле бүләк алды. 
Авылда туып үсеп,  бүгенге көндә Казан, Яр Чаллы, Тольятти, Нурлат, Лаеш, Самара һәм башка якларда сибелеп  яшәүче бикколлылар сәхнәдә  моңлы җырлар, биюләр, шигырьләр башкардылар, скетчлар күрсәттеләр, хәтер яңарттылар һәм дистәдән артык номинация буенча авыл халкына бүләкләр тапшырдылар. Кул эше осталары исә бай күргәзмә оештырган иде.   3 сәгатьтән артык дәвам иткән кичә җылы халәттә, бәйрәмчә кәеф белән узды, якташлар рәхәтләнеп аралаштылар һәм мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дип килештеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International