Көн тәртибенә ташу темасы чыга

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бүгенге гомумшәһәр планеркасын район башлыгы Равил Кузюров районда штаб өйрәнүләрен төгәл үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләреннән башлады. Аннан Равил Әфраимович райондагы кадрлар үзгәрешләре белән таныштырды. Нурлат районы советы аппараты җитәкчесе итеп моңарчы Биляр Озеро авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Олег Александрович Микушкин, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе итеп әлегәчә “Энергострой” җәмгыятен җитәкләгән Наил Нәгыймович Фазлиев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп моңарчы мәдәниятне үстерү үзәге начальнигы булган Әлфия Салиховна Галәветдинова билгеләнде. “Нурлатнефтепродукт” җәмгыятен Ленар Касыйм улы Шарапов, “Нурлат урманчылыгы”н Рөстәм Минсәлимович Галиев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын Рәмис Хәмзинович Шәйхетдинов, Нурлат балалар сәнгать мәктәбен Валентина Анатольевна  Тяжова, контроль-хисап палатасын Марина Вячеславовна Ибраһимова җитәкләячәк.

Иртәнге сөйләшү көн тәртибенә куелган ташуга каршы әзерлек темасын 125 янгын часте начальнигы Илһам Курамшин яктыртты. Бездә су басу куркынычы янаган 7 авыл бар, 23 гидротехник корылма исәпләнә. Оратор район башкарма комитеты җитәкчесенең 17 февральдәге ташуга каршы тору буенча карарында күрсәтелгән пунктлар буенча эшләр алып барылуын хәбәр итте. Равил Әфраимович авыл җирлекләре башлыкларына һәр көнне хәлгә мониторинг үткәрергә, норматив-хокукый актлардан башлап, гамәли  чараларга кадәр әзерлекне тәэмин итәргә чакырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекнең барышы турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Афанасьева чыгышын да район башлыгы йомгаклады. Хәзер 4 сугыш ветераны фатирына ремонт бара, 5 һәйкәл ремонтлана, ветераннарның нинди федераль мөмкинлекләргә ия булуын аларның якыннарына аңлатырга, бер генә ветеранны да игътибардан читтә калдырмаска чакырды.

Иртәнге сөйләшүдә санитар икеайлыкка әзерлек темасы да күтәрелде. Соңыннан бертөркем катнашучыларга төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүләре өчен Дипломнар һәм намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International