Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

2015 елның 13 марты, җомга
Бүген, 13 март көнне, Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үтте. Слетка районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләреннән  иң яхшы комбайнчылар, сыер савучылар, механизаторлар,терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары башлыклары, тармак ветераннары чакырылган иде. Анда район башлыгы Равил Кузюров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советы депутаты, “АгроИнвест” ИК генераль директоры Рәис Сөләйманов, “Красный Восток” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Владимир Панков катнаштылар. 
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдынгылар слетын матур күрсәткечләр белән каршы алалар.  Хисап чорында район игенчеләре 101 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алганнар, бер гектарга уртача уңыш  24 центнер. Авыл хуҗалыгының барлык категорияләреннән  тулаем продукция 1,4 млрд. сум, үсеш темпы узган чор дәрәҗәсенә караганда 111% булган. Агросәнәгать комплексында төп керем чыганагы булып терлекчелек тора. 2014нче елда терлекчелек продукциясе җитештерү күләме 620,8 млн. сум тәшкил иткән. 2013 ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр чаны 368гә арткан. Нурлат районы терлекчеләре 30 мең тонна сөт сауганнар, 1,7 мең тонна ит җитештергәннәр. Узган елда районда 150,7 мең тонна шикәр чөгендере җитештерелгән, бер гектарга уртача уңыш 247 центнер тәшкил иткән. “Нурлат шикәре” заводында 340 кеше хезмәт куя, узган сезонда аларның тырышлыгы белән 23427 тонна шикәр комы җитештерелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, республика хөкүмәте һәм “Агроинвест” компаниясе тырышлыгы белән узган елда заводка этаплы реконструкция башланып китте. 
Районда 31 гаилә фермасы бар, тагын 3се төзелү стадиясендә Гаилә фермалары төрле төрдәге дәүләт ярдәменнән файдалана. Узган елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларында күпләп сыер асраучы 67 гаилә район җитәкчелеге ярдәме белән савым аппаратларына ия булды.
Слет башланыр алдыннан кунаклар  “Нурлат сөте” җәмгыятенең он тарттыру, икмәк, сөт-май заводларында, ит ризыклары җитештерү цехында  булдылар. Җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Яһудин озатуында алар  җитештерү процессы белән танышып чыктылар. Җәмгыятьнең он тарттыру заводында тәүлегенә 10–12 тонна бөртек тарттырыла, биредә җитештерелгән он үзләренең  “Здоровье” җәмгыятендә икмәк, икмәк-күмәч әйберләре әзерләү өчен кулланыла. “Здоровье”да бүгенге көндә 5 төрдә икмәк, зур ассортиментта күмәч ризыклары җитештерелә, җәмгыять районның барлык социаль объектларын да диярлек икмәк белән тәэмин итә. Сөт заводында тәүлегенә 18 тоннага якын сөт эшкәртелә, 12 исемдәге сөт ризыгы җитештерелә.  Биредә узган елда сөт продукциясен термостат ысул белән фасовкалый башладылар, февраль аеннан нурлатлыларга яңа төр продукция – ряженка да тәкъдим итәләр.  
Слет исә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре әзерләгән мул күргәзмә белән башланып китте.  Биредә “Здоровье”, “Нурлат сөте”, “Нурлат шикәре” җәмгыятьләре, умартачылар, урманчылар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Кунакларда Нурлаттан Җиһаншиннарның шәхси хуҗалыгында үстерелгән  бытбылдыклар, Урта Камышлыдан Петровларның инкубаторларында чыгарылган чебиләр, Үрнәктән Маняповлар гаиләсенең талчыбыктан үрелгән эшләнмәләре һ.б.лар да зур кызыксыну уятты.   
 Тантаналы өлеш район башлыгы,  “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре  Равил Кузюровның чыгышы һәм  котлаулары белән башланып китте. “Сез һәрчак эшкә җаваплы карашыгыз, фидакарь хезмәтегез белән аерылып торасыз. Рәхмәт сезгә”, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл хезмәтчәннәренә. Шунда ук  бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды. 
Министрның беренче  урынбасары Николай Титов үзенең чыгышында Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгылары слетының бер гаилә гаилә бәйрәме булып, җиңел аралашу халәтендә үтүен уңай яктан билгеләп үтте, алда торган язгы чәчү эшләрендә уңышлар теләде. Соңыннан исә алдынгыларга Россия һәм Татарстан дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырды.  “Нурлат шикәре” җәмгыятенең электрон-исәпләү машиналар операторы Гөлзифа Вәлиева РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия булды, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынң Мактау грамоталары “Южная” агрофирмасыннан Алексей Егорчатов, “Нурлат сөте” җәмгыяте терлекчесе Татьяна Поповага тапшырылды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Венера Каняфина, “Сөләйманов Ә.И” КФХсы механизаторы Роберт Абдрахманов, “ИРС” ОООсы механизаторы Анатолий Иванов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар. 
Слетта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин  һәм Рәис Сөләйманов, “Красный Восток” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Владимир Панков, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин чыгыш ясап,  алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.     
Слет  котлаулар, җыр-биюләр белән, мул өстәлләр артында игенчеләр һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәтен  олылаучы зур чара булып үтте.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International