республиканың гадәттән тыш хәлләр комиссиясенә, МЧСка юллана. Язгы ташуны аварияләрсез уздыру гидротехник корылмаларны файдалануда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә тыгыз бәйләнгән, алар районда 23әү.
Районда барлыгы 215 су агу торбасы һәм 29 күпер бар, шуның берсе әлегә ремонтта. Алар чистартылган һәм кар суларын агызуга әзерләнгән.
Юл службалары базаларында инерт материаллар запасы әзерләнгән: 40 тонна вак таш, 112 тоннадан артык ком бар. “Промочистка”, кирәге чыкса, бу чорда эчә торган суны зарарсызландыру өчен 18 тонна төрле реагентлар һәм 35 тонна известь запасы булдырды. Язгы ташуны фаразлавы кыен. Метеорологлар яз өчен иң кулай һава торышы көндез плюслы, төнлә минуслы температура, диләр.