Нурлатның 73нче янгын часте Кама аръягы призеры булды

2015 елның 13 марты, җомга
12 мартта 73нче янгын часте хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә Кама аръягы зонасындагы янгын частьлары арасындагы үзешчән сәнгать смотр-конкурсында катнашып, III урын алып кайттылар. 
Ива Левина, Дмитрий Зимин, Сергей Маркелов, Әлфия Әбсәләмова, Михаил Смирнов, Таңсылу Усманова, Равил Рәхимов, Ландыш Рәҗәпова, Галина Пиянзина конкурска Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаль-хореография композициясе әзерләп бардылар. Янгын сүндерүчеләр белән бергә часть хезмәткәрләренең балалары – Дима Бульбов һәм Родион Левин да чыгыш ясады. Призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Таңсылу Усманова, 73нче янгын часте инспекторы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International