Нурлатта Түләүсез юридик ярдәм көне үтә

2015 елның 20 марты, җомга
Бүген, 20 марта көнне, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үтә.
Иртәдән алып юристлар һәм нотариуска 15кә якын нурлатлы мөрәҗәгать итәргә өлгергән инде.  “Бүген 5 кешене кабул иттем. Опекунлык, алиментлар түләтү, торак, пенсия түләүләре мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Һәркайсы буенча җентекле консультация, аңлатмалар бирдек” , - ди район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Лилия Закирова. Кабул итү исә көн азагына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер нурлатыларны прокуратура хезмәткәре кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International