Нурлатның “Кояшкай” балалар бакчасында Нәүруз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
 Безнең  “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар  язны һәм Көнчыгыш календаре буенча Яңа елны  “Нәүрүз  мөбарәкбад!” дип аталган  зур бәйрәм  белән каршы алдылар. Аны мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар оештырган иде. Укыту-методик комплект алымнарын актив кулланып, балаларны халкыбызның  байлыгы, мәдәнияте белән таныштыру максатыннан әзерләнгән бу чара аерым бер җылылык белән үтте. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы нәкъ  менә кыш белән язның тарткалашуына охшаш иде. Ләкин Кыш Бабай ничек кенә тырышса да, Нәүрүзбикә өлгеррәк булып чыкты.
Балалар әзерләгән шигырьләр, җырлар һәм  биюләр кечкенә тамашачыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Алар да тик утырмады,  төрле конкурсларда катнашып,  үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. 

 Эльмира Ибляминова, Алия Мотыгуллина, “Кояшкай” балалар бакчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International