ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Бүген районның биш авыл җирлегендә һәм шикәрчеләр бистәсендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантаналары узды.
Әлмәттә узган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты төбәк фестиваленнән Балалар сәнгать мәктәбенең Динара Хәсәнова җитәкчелегендәге  “Дети солнца”  хореография коллективының зурлар төркеме II дәрәҗә җиңү яулады. Ә “Незабудки” коллективының кече төркеме (җитәкчеләре Надежда Хворостьева) фестивальдән дипломант исеменә лаек булып кайттылар.
“Созвездие – Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык  республика яшьләр телевизион фестиваленең Аксубайда узган зона турыннан яшь нурлатлылар уңышлар белән кайттылар.   Быел фестиваль Җиңүнең 70 еллыгы темасы астында узды.
Балалар сәнгать мәктәбеннән  өч укучы: “Вокал – соло”да Дмитрий Николаев (җитәкчесе Ольга Гришина), Искәндәр Гайсин (Клара Хәйретдинова), Екатерина Снегурова (Ольга Ефремова) үз номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат булдылар. “Конферанс” номинасияседә Валентина Голубеваның шәкертләре – Игорь Тимофеев, Ольга Рыскина, Настя Лобашова, Кирилл Захаров һәм Диләрә Хәсәншина III урыннар алып кайттылар. Призлы урыннар алган яулаучы яшь нурлатллыар 13-17 апрельдә Казанда “УНИКС”та узачак Суперфиналда катнашу хокукына ия булдылар.
Бүген, 20 мартта Халыклар Дуслыгы йортында кабинетлар оформить итү буенча эшче киңәшмә узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова  әлеге бинага урнашачак диаспоралар, “Форпост” яшьләр формированиесе вәкилләрен, спорт һәм мәдәният өчен җаваплы затларны һәм башкаларны җыйды. Хәзер алда телгә алган һәр җаваплы зат үз эш урыннарының (кабинетларының) проектын булдырып, аны комиссия алдында якларга тиеш. Проектларны яклау  27 мартка билгеләнде.
Бүгенге көндә “Еврострой” җәмгыяте ремонтлаучы бинада төзекләндерү эшләренең 80 проценты тәмамланган. Хәзер эчке эшләр калып бара. Төзүчеләр барлык эшләрне май азагына төгәлләргә планлаштыра.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Яңа Тумба, Тимерлек, Елаур, Заречный һәм Чулпан җирлекләрендә яшәүче сугыш ветераннарына, ветераннарның толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырды.
Тагы 101 юбилей медале үз ияләрен тапты. Флюра Рәшитовна, бүләкләрне тантаналы төстә тапшырган вакытта, ветераннарга җылы котлау сүзләрен юллады һәм аларның барысына да нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Районның 330 чыгарылышы өчен БДИ  сроклары билгеле. Моннан тыш, узган елгы 9 чыгарылыш  быел янә үз белемнәрен сынаячак. 
  
Укучылар арасында уздырылучы “Яшь лингвист” республика фәнни-гамәли конференциясеннән шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең XI сыйныф  укучылары Камилла Хәкимова һәм Диләрә Әбҗаппарова I урыннар алып кайттылар. Укучыларны чарага мәктәпнең инглиз теле укытучысы Татьяна Куколева әзерләгән. 

Яз башы Нурлаттагы бер таксист өчен күңелсез хәлдән башланган. 

20 мартта “Ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының район турында җиңү яулаган  номинантлар – “Бала үсеше үзәге”ннән Рушания Мусина һәм “Камыр Батыр”дан Азат Ягъфәров һөнәри осталыкларын зона турында яклаячаклар. Бәйге Алексеевскида узачак.


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген районның 500 тугызынчы сыйныф укучысы сынау рәвешендә бердәм республика тестлаштыруы  (ЕРТ) узды. Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, ЕРТ нәтиҗәләре II яртыеллык билгеләрен чыгарганда исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International