ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
29 БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ – 9 МАЙГА КАДӘР ШУЛКАДӘР ВАКЫТ КАЛДЫ

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Елгаларда су күтәрелә башлады. Мисал өчен, кичәгеге көнгә Төрнәстәге Зур Сөлчә елгасында су 45 сантиметрга күтәрелгән.
Яңа уку елыннан мәктәп укучылары кызыл шакмаклы “шотландка” итәкләр һәм сырлы кара костюмнар киеп йөрмәячәк.
Узган атнада шахмат буенча район чемпионаты төгәлләнде. Быел төп трофей өчен унҗиде шахматчы көч сынашты. Нәтиҗәдә, чемпион титулын Владислав Герасимов яулады. Ринат Миннебаев белән Иван Прокопьев II-III урыннарны бүлештеләр.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, 8 апрельдә, Гайтанда яшәүче  ветеран Анна Фомина 95-яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпсанлы тамашачы үтенече белән "Голос.Дети" проектына яңа этап өстәлгән.
Нурлар районы административ комиссиясенең чираттагы утырышында 17 беркетмә каралды.
Иртәгә район хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе тикшерәчәк. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Комиссия техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирәчәк.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Быел 8759 нурлатлы диспансерлаштыру узарга тиеш. 2014 елда аны 7922 кеше – 4289 хатын-кыз һәм 3633 ир-ат үткән.
Бүген, 7 апрельдә, хәрби комиссар Заһир Абдуллин Картлар һәм инвалидлар йортында булып, бер төркем ветеран толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 70-еллыгына багышлап бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International