Язгы ташу: су күтәрелә башлады

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Елгаларда су күтәрелә башлады. Мисал өчен, кичәгеге көнгә Төрнәстәге Зур Сөлчә елгасында су 45 сантиметрга күтәрелгән.
– Елга ярларыннан чыкмады, - ди Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов. – Күзәтүләрне тәүлегенә 2 тапкыр алып барабыз, күрсәткечләрне билгелибез, тәүлек әйләнәсе кизү оештырылды. Бары тик елгада су 2 метрга кадәр күтәрелә калса гына җирлектәге 23 йортка су басу куркынычы яный.  Шөкер, соңгы елларда андый хәлнең булганы юк. Узган ел су 30 сантиметрга кадәр күтәрелгән булса, максималь күтәрелеш – 1 метр да 30 сантиметер тәшкил итте.
125нче янгын частеның кизү бүлеге хәбәренчә, Мамыктагы Зур Сөлчәдә су  – 25, Киекле һәм Заречный торак пунктларындагы Зур Чирмешәндә – 25, Яңа Иглайдагы Кондырчада – 20гә, Богдашкинодагы Киклинкада – 10, Кычытканлыда Мораса елгасында бары 5 сантиметрга күтәрелгән.
Нурлат янгын сагы гарнизоны начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, ситуация контрольдә, су басу куркыныч юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International