Нурлат прокуроры предприятие җитәкчесенә штраф салды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Нурлар районы административ комиссиясенең чираттагы утырышында 17 беркетмә каралды.
Комиссиягә беркетмәләр төрле ведомстволардан керә: шәһәр прокуратурасыннан, полициядән дә, экологик службадан да. Бу көнне шәһәр прокуратурасыннан административ хокук бозу кодексын санга сукмауга кагылышлы беркетмә керде – предприятие җитәкчелеге хезмәткәрен эштән чыгаргач, вакантлы урын булуы турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итмәгән. Җиткчегә 15000 сум штраф салынды. Шулай ук төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турындагы беркетмәләр буенча да штрафлар билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International