Талантлы кызыбызны яклап тавыш бирик!

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Күпсанлы тамашачы үтенече белән "Голос.Дети" проектына яңа этап өстәлгән. "Беренче канал" җитәкчелеге финалга үтә алмаган берничә балага үз көчен яңадан сынап карау мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, 10 апрельдә "Время" тапшыруы тәмамлануга, Сәйдә Мөхәммәтҗанова турыдан-туры эфирда яңа җыр башкарачак. Ә моңа кадәр ул татарча һәм гарәпчә җырлар башкарган иде. Аның финалга үтү-үтмәве безнең смс тавыш бирүгә бәйле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International