ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Районның барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре “Мәгарифтә менеджмент” укулары узачак. Җитәкчеләрнең һөнәри компетенлыгын арттыруга юнәлтелгән укуларны бүгенге көндә барлыгы 54 кеше уза. Нурлатның мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә программаны Икътисад, идарә итү һәм хокук университеты (Казан) белгечләре укыта.
Шәһәр оешма-предприятияләр коллективлары  иртәге субботникны көтмичә, бүгеннән үк үз территорияләрен җыештыра башладылар.
Чулпан метеостанциясе белгечләре шундый  вәгъдә бирә.
“Дуслык” газетасы хезмәткәрләре янгын-техник минимумы буенча укулар үтте
Кичә газетабыз редакциясе хезмәткәрләре  беренчел янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, эш урынында  янгын чыга калганда ут сүндерү чараларыннан дөрес файдаланырга, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнделәр. Янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле болар хакында җентекле итеп аңлатты, хезмәткәрләрне кызыктырган сорауларга җавап бирде.  Янгын-техник минимумы буенча  өйрәнү укулары  “Татмедиа” АҖ инициативасы буенча соңгы араларда янгыннар белән бәйле хәлнең кискен торуына бәйле рәвештә оештырылды. 
Бүген, 10 апрельдә, шәһәрнең үзәк паркы зур спорт мәйданчыгына әверелде: биредә нурлатлылар масскүләм рәвештә ГТО нормалары тапшырдылар.
Бу көннәрөдә балалар китапханәсе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проекты буенча эшне дәвам итә.
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары  3–8 баш савым сыер асраучы,  республика субсидиясеннән файдаланып савым аппараты сатып алырга теләүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны барлау белән мәшгуль.
184 килограмм һәм 60 яшь, 143 килограмм – 91 яшь, 169 килограмм – 99 яшь... Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узган “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” ярышларын оештыручылар быел әнә шулай, һәр команданың гомуми авырлыгын һәм яшен дә исәпләп чыгарганнар иде.
Киләсе шимбәдән, 18 апрельдән районда язгы ау сезоны старт ала. 10 көн дәвамында аучылар киек кошлар аулый алачак.  Район аучылары оешмасы бу көннәрдә  язгы ау сезонына рөхсәт кәгазьләре бирү белән мәшгуль.
"Татарстан Республикасының Билбау көрәше федерациясе"  төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Хәбибуллин Хәбир Сабир улына "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International