“Дуслык” газетасы хезмәткәрләре янгын-техник минимумы буенча укулар үтте

2015 елның 10 апреле, җомга
Кичә газетабыз редакциясе хезмәткәрләре  беренчел янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, эш урынында  янгын чыга калганда ут сүндерү чараларыннан дөрес файдаланырга, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнделәр. Янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле болар хакында җентекле итеп аңлатты, хезмәткәрләрне кызыктырган сорауларга җавап бирде.  Янгын-техник минимумы буенча  өйрәнү укулары  “Татмедиа” АҖ инициативасы буенча соңгы араларда янгыннар белән бәйле хәлнең кискен торуына бәйле рәвештә оештырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International