Спорт мәктәбендә 100әр килограммлы, 80шәр яшьлек командалар ярышты

2015 елның 10 апреле, җомга
184 килограмм һәм 60 яшь, 143 килограмм – 91 яшь, 169 килограмм – 99 яшь... Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узган “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” ярышларын оештыручылар быел әнә шулай, һәр команданың гомуми авырлыгын һәм яшен дә исәпләп чыгарганнар иде. 
Спорт мәктәбе соңгы елларда үзенчәлекле чаралар уздырырга ярыйсы ук хирысланып китте. “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” ярышларын өченче тапкыр уздырабыз инде, һәм һәр елны аңа үзенчәлекле төсмер бирергә тырышабыз”, – диде командаларны сәламләп мәктәп директоры Фәнил Гайнуллин. Шуңа күрә катнашучы гаиләләргә тәкъдим ителгән сынаулар да, заманча әйтсәк, креативлылыклары белән аерылып тордылар: командаларга “хат ташучы” булырга да, ластылар киеп “су астында йөзәргә”, әти-әниләргә балаларын күтәреп йөгерергә дә туры килде. Гомумән, “Күңелле стартлар” форматында үткән ярышларда гаиләләргә ун төрле сынау узарга туры килде. 
Быелгы ярышларда Булатовлар, Тайбулатовлар, Калуковлар, Кирисовлар, Бикташевлар, Шароновлар, Шәйхетдиновлар, Корниловлар һәм Икрамовлар гаиләләреннән торган тугыз команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, Корниловлар гаиләсе җиңүче булып танылды. Бикташевлар – II, Шароновлар III урыннар алдылар. Спорт мәктәбе җитәкчелеге исә калган гиаләләрне дә төрле номинацияләр буенча бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International