Савым аппаратына – субсидия

2015 елның 10 апреле, җомга
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары  3–8 баш савым сыер асраучы,  республика субсидиясеннән файдаланып савым аппараты сатып алырга теләүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны барлау белән мәшгуль. Программа буенча 2015 елда савым аппараты сатып алган ярдәмче хуҗалыкларга аппарат бәясенең 40 процентын субсидияләү күздә тотыла. Республика буенча бу максатларга 20 млн. сум средство бүлеп бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International