Бикүле халык театры исемен раслады

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бикүле халык театры Әлмәттә узган “Идел-йорт” халык театрларының XV төбәкара конкурс-фестивалендә чыгыш ясап кайтты.  Фестивальдә нурлатлылар әлмәтлеләргә Наил Гаетбайның “Әстәгъфирулла” спектаклен тәкъдим иттеләр. Жюри  үзешчән артистлар – Тәнзилә Әһлетдинова, Минсабир Мостафин, Илшат Гайсин, Кадрия Әндәрҗанова, Нәфисә Хәсәнованың уңай бәяләп һәм театрның халык исемен раслап, диплом белән бүләкләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International