Нурлатта "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дәвам итә

2015 елның 11 апреле, шимбә
10 апрель көнне шәһәрнең 1нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы Татарстан күләмендә үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Нурлатта оештырды. Бу акция кысаларында күп төрле чаралар үткәрелде: "Мин татарча сөйләшәм" исеме астында газеталар чыгарылды, укучылар тел турында шигырьләр өйрәнде, буклетлар, шарлар, акция логотиплары, сүзлекләр эшләнде һәм халыкка үзенчәлекле бүләкләр - Татарстан байрагы рәсеме төшерелгән магнитлар таратылды. Үткәрү урыны итеп исә мәктәп һәм Нурлатның ял итү паркы сайланды. Юкка гына түгел, чөнки анда бу көнне шәһәребезнең төрле оешмалары ГТО нормативларын тапшырды бит һәм шунда катнашучылар арасында буклетлар, магнитлар таратылды. Әлеге чара зур оешканлык белән үтте, аны татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.

Фәридә Нәбиуллина, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International