Район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеге агросәнәгать комплексы оешмалары арасында оештырылган республика конкурсы кысаларында тикшерелде. Составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш бүлеге белгече Руфит Мөбарәкҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Гостехнадзор, Россельхознадзор белгечләре булган комиссия иң яхшы әзерлек “Сөләйманов Ә.И” КФХсында дип тапты. Сөләймановлылар 40 мөмкинлектән 39 балл туплаган. Икенче урында – “Южная” агрофирмасы, аларның әзерлеге 38 балл белән бәяләнгән, өченчедә - “АгроРазвитие”леләр. Гомумән, район буенча хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге уңай бәяләнде, дип билгеләп үтәләр комиссия әгъзалары.