Бөтенроссия бәйгесе Нурлатта үткәрелә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның "Учительская газета" баш мөхәррире Петр Положевец белән очрашуы барышында билгеле булды. Быелның октябрь аенда Нурлатта "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия бәйгесе үткәреләчәк.
Узган елда "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия бәйгесендә Нурлат шәһәреннән биолог Алла Головенькинаның җиңүен искә төшерик. Традиция буенча бәйгенең чираттагысы җиңүченең туып үскән төбәгендә үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International