Бүген нурлатлыларның Президент Путинга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләре бар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген РФ Президенты Владимир Путин халык белән традицион туры линиясен уздыра.

Сораулар кабул 9 апрельдән үк башланган иде инде. Туры линия тәмамланганчыга кадәр стационар яки мобиль телефоннардан бушлай 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратып, яки смс җибәреп, яисә 040-40ка видесорау юллап Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ел саен Президентка миллионлаган сораулар юллана. Мондый туры линияләрне россиялеләр уңышлы файдалан һәм аңа ышана. Ә җирле масштабта бу функцияне  Д.Медведевның “Бердәм Россия” партиясе каршындагы җәмәгать кабул итүе башкара. Бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева әйтүенчә, аларда җирле депутатлар да, ТР Дәүсоветы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов та, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да кабул итүләр алып бара. Нурлатлыларның проблемаларына төрле дәрәҗә депутатларның игътибары нәтиҗәле карарлар табарга булыша.
–    Бездә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көннәре дә бик популяр, аларда егермеләп кеше профессиональ юристлар: адвокатлар, прокуратура хезмәткәрләре, нотариусларның җавапларын алалар, – ди Ралия Ханиева.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International