Гимназия укучылары призлы урыннар алып кайтты

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
11 апрельдә тугызынчы тапкыр уздырылучы “Безнең мирас” (“Наше наследие”) фәнни-гамәли конференциясендә Нурлат гимназиясеннән катнашкан ике укучы  уңышлы чыгыш ясадылар.
“Математика. Физика. Информатика” секциясендә катнашкан 15 тикшеренү һәм проект эшләр арасында 9нчы сыйныф укучысы Инсаф Гайнуллин (җитәкчеләре Фәниз Гаязов – технология укытучысы һәм Хәлим Алимов – физика укытучысы) эше  беренче дәрәҗә диплом белән бәяләнде. “Инглиз теле” юнәлеше буенча чыгыш ясаган 5нче сыйныф укучысы Дарина Пайгерчева (җитәкчесе Жанна Сандимирова – чит телләр укытучысы) да 2 урын белән кайтты.

Хәлим Алимов, гимназия укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International