ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бу хакта бүген “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле  бүлекчәсенең алга таба муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка  кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү өчен эчке партия тавыш бирүләрен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәл ителде.
Күпән түгел Нурлат шәһәре һәм районыннан  19 укучы “Школьники – науке XXI века” дип аталган XII төбәкара фәнни-гамәли коференциядә булып кайтылар. Әлмәт районы һәм “Татнефть”нең “Сәләтле балалар”  хәйрия фонды уздыра торган бу чара елдан-ел географиясен киңәйтә бара. Беренче турга килгән дүрт йөзгә якын фәнни эштән икенчесенә 103е сайлап алынган иде.
Россия Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсе коллективы “ПФРның ландшафт дизайны һәм интерьер дизайны яссылыгында Татарстан Республикасын шәһәр-районнарындагы иң яхшы идарәсе” конкурсында I урын яулады.

24 нче апрель көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә Гасыйм кызы  “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрде.Төп кунаклар булып милли төркем балалары – 3нче номерлы зурлар төркеме һәм төрле төркем балалары килгәннәр иде. Бәйрәм күренекле,  бөек шагыйребез – Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылды.

Бәйрәмнең максаты да  кечкенә балалар күңелендә Тукаебыз иҗатына мәхәббәт уяту, әсәрләре аша яхшылыкка, матурлыкка, өндәү тора. Шуңа күрә бу иртәдә шагыйрьнең балаларга иҗат иткән шигырьләре сөйләнде,  балалар тарафыннан әкиятләре сәхнәләштерелде. Алар бик теләп “Бәйрәм бүген”,  “Туган тел” , бишек җырларын башкардылар, татар халык биюләрен биеделәр.Кунак булып килгән Шүрәле, Су анасы , малай һәм әни, кәҗә белән сарык, бала белән эт, бала белән күбәләк, ел фасыллары булып киенгән балалар, нәни тамашачыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Алар,  яратып, барлык әкиятләрне күзәттеләр. Алып баручы белән бергә табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм җыр – бию белән үрелеп барды.

Бу бәйрәмнән соң, балалар сөекле Тукаебызны бер дә истән чыгармаслар, аны яратырлар, зурларлар, шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнерләр дигән теләктә калабыз.

 


26
апрель, 2015 ел
якшәмбе
Бүген, 26 апрельдә Нурлат Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең Мактаулы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның легендар шәхесе Исаак Сандлерны соңгы юлга озатты.

 Бүген, 26 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдә юллар салу яки булганнарын ремонтлау таләп ителүче урамнарны карап чыкты. 

25
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген Нурлата ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терлекләрне оешкан төстә җәйләүләргә күчерү һәм 2015 елның I кварталы нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда жиде районнарыннан терлекчелек буенча консультантлар, нәсел службасы белгечләре, ветеринария инспекторлары, зоотехниклар, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары катнашты.

24
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген район район башлыгы Равил Кузюров һәм ТР Президентының ярдәмчесе Ринат  Сабиров “Татнефтотдача” ААҖ җитәкчелеге һәм акционерлары вәкилләре белән очрашты.
Икееллык тәнәфестән соң, медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2015” спартакиадасы старт алды. Медиклар соңгы тапкыр үз коллегалары белән спорт мәйданчыгында 2012 елда, шулай ук Нурлат җирендә очрашканнар иде.
Узган атнада “Музей язы-2015” еллык акциясе кысаларында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда музей каршындагы әдәби салонның җирле шагыйрә Антонина Халипа иҗатына багышланган утырышы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International