Нурлат Исаак Сандлер белән хушлашты

2015 елның 26 апреле, якшәмбе
Бүген, 26 апрельдә Нурлат Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең Мактаулы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның легендар шәхесе Исаак Сандлерны соңгы юлга озатты.
Исаак Львович Сандлер 25 апрельдә, нәкъ үзенә 100 яшь тулган көнне вафат булды. Исаак Сандлерның бар гомере Нурлатка, аның тарихын барлауга, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итеп узды. Хушлашу митингында сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова, мәгариф идарҗсе җитәкчесе Линар Маняпов, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее директоры Флера Морзаханова да Исаак Львовичның Нурлат хакына керткән хезмәте бәяләп бетергесез, дип билгеләп үттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International