Нурлатта юл төзелеше һәм ремонты дәвам итә

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

 Бүген, 26 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдә юллар салу яки булганнарын ремонтлау таләп ителүче урамнарны карап чыкты. 
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Наил Фазлыев озатуында Равил Әфрамиович иң элек төньяк-көнчыгыш микрорайоындагы урамнарда булды. Быел юл төзелеше һәм ремонты өчен төрле чыганаклардан бүленеп биреләчәк средстволарны рациональ файдалану максатларыннан, башка урамнарны да йөреп чыктылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлегеннән әйтүләренчә, быел юл төзелеше һәм ремонтына “Татнефть” ААҖннән 50 млн., Дәүләт юл службасыннан – 20,5 млн., муниципаль юл төзелеше фондыннан – 17,7 млн., җирле бюджеттан 10 млн. сум бүленәчәк икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International