Нурлат районында быел бәрәңгенең яңа сортын сынап караячаклар

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
“Сөләйманов Ә.И” КФХсында узган атна азагында бәрәңге утыртырга керештеләр. Быел биредә икенче икмәк узган елгыга караганда да артыграк –  300 гектарда булачак. Аларны елдагыча сугарулы система буенча игәчәкләр.  Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов  әйтүенчә, быел бәрәңгенең яңа сортлысын да үстереп карамакчылар. Кызыл төстәге, сары эчле I репродукцияле  “Ред леди” сортлы бәрәңге орлыгын 60 тонна кайтарганнар биредә. Моннан тыш, инде берничә ел дәвамында сыналган сары төстәге “Гала” сортыннан да яхшы уңыш алырга өметләнәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International