Хөсәенов турнирында кызлар да туп тибә башлады

2015 елның 16 мае, шимбә
Бүген, 16 майда Яңа Иглайда футбол буенча СССРның атказанган спорт остасы, дөньякүләм танылган футболчы, якташыбыз Галимҗан Хөсәенов истәлегенә футбол турниры узды.
- Бу ярышларны авыл укучылары арасында өченче тапкыр уздырабыз. Быел турнирда беренче тапкыр кызлар командалары да катнаша, - диде ярышларның төп инициаторы һәм оештыручысы, Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Фәнил Гайнуллин. Шул рәвешле, быелгы турнирда унике команда көч сынашты (кызлардан да, малайлардан да 6шар). Нәтиҗәдә, үсмерләр арасында 1нче урынны Якушкино футболчылары алды, Егоркино белән Киекле командалары 2-3нче урыннарны бүлештеләр. Кызлардан чемпион исеменә хуҗалар – Иглай командасы лаек булды. 2нче урында – Киекле, 3нчедә Якушкино кызлары. Җиңүчеләрне һәм призерларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, шулай ук оештыручылар – Г.Хөсәенов исемендәге ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина, Яңа Иглай урта мәктәбе директоры Илдар Юнысов котладылар, шәһәрнең “АТП” футбол командасы тренеры Марат Ибраһимов Иглай командасына Нурлат футболчылары исеменнән махсус бүләк тә тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International