ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Бүген Халыкара шәфкать туташы көне кысаларында Нурлат район хастәханәсенең шәфкать туташлары традицион һөнәри осталык конкурсына җыелдылар.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе партия эчендә алдан тавыш бирүләрне Кычытканлы, Сәләнгеш, Мамык һәм Төрнәс  авыл җирлекләрендә үткәрә. Кичә кандидатлар Фома, Биккол, Әхмәт һәм Якушкино авыл җирлекләрендә сайлаучылар белән очраштылар. Биккол авыл җирлегендә узган праймеризда 11 кандидатның 4се халыкка үзләренең план-программаларын җиткерде. Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина әйтүенчә, биредә сайлаучылар исемлегенә төрле яшьтәге кешеләрне кертергә тырышканнар, чыгыышлардан соң алар үзләренең сорауларын да бирергә ашыкканнар. Авылның ветераннар Советы җитәкчесе, 85 яшьлек  Вәзир Әхмәтвәлиев исә сораулары белән бергә теләк-тәкъдимнәрен дә җиткергән. Гомумән, һәр авыл җирлегендә прйамеризлар халыкның зур активлыгы белән уза. 
Бүген Гаилә көне кысаларында үткән тантаналы чарада Нурлатның 5 яшь гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмне башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әзерләде.
17 майда “Шифа” сәүдә үзәгендәге “INFITNO” спорт клубында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында яткан көне штанга күтәрү буенча ТРның Көньяк-Көнчыгыш төбәге Кубогы узачак. Анда әлеге төбәкнең иң көчле спортчылары, Дөнья, Ауропачемпионнары, күптапкырлар Россия чемпионнарының, халыкара класслы спорт осталарының катнашуы көтелә.

Ярышлар көндезге 10да башлана.

 6 июнь көнне нурлатлылар Сабантуйда бәйрәм итсә, аерым гаиләләр өчен ул икеләтә истәлекле булачак.

– Бу көнне 7 пар никахларын теркәргә гариза бирде, – ди ЗАГС бүлеге мөдире Гөлшат Евлахина. Димәк, Сабантуй мәйданына туй кортежы килеп керү ихтималы да бар әле! 

 Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат массакүләм мәгълүмат чаралары да үзенчәлекле бүләк ясадылар. “Нурлат” телевидениесе “ Тыл шәһәре тарихы” дигән видеофильм тәкъдим итсә, редакция районның  “Ветеран» китабын басмага әзерләде. 1800 данәдә бастырылган китап бәйрәм көннәрендә сугышта катнашучыларга һәм тыл ветераннарына таратылды.

 


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда 2015/2016 уку елына әзерлек эшләре – “Үз мәктәбеңә булыш” Республика акциясе старт алды. Узган уку елында әлеге чара  кысаларында районның белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән булган.
Бу якшәмбедә Шикәрчеләр бистәсе мәчетендә 15 яшькә кадәрге балалар арасында традицион  Корьән уку бәйгесе уза. Чара сәгать 9да башлана.
Узган атнада районның 578 IX сыйныф укучысы татар теленнән Бердәм республика тестлаштыруы уздылар. Ә 25 майдан исә XI сыйныфлар өчен география һәм рус әдәбиятыннан Бердәм Дәүләт имтиханнары башлана.
Бүгеннән күчмә флюорографик җайланма эшли башлады, ул 8000 авыл кешесен колачлаячак. Флюорографик җайланма шулай ук шәһәрнең эре предприятиеләрендә дә эшләр, дип планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International