Нурлат районындагы праймеризларда кандидатлар да, сайлаучылар да актив катнаша

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Нурлат районындагы праймеризларда кандидатлар да, сайлаучылар да актив катнаша
Бүген праймеризлар районның Андреевка, Богдашкино, Иске Чаллы һәм Киекле авыл җирлекләрендә үтте.
Тавыш бирү тәртибе бер төрле булса да, һәр авыл җирлегендә партия эчендә алдан тавыш бирүләр үзенчәлекле булып уза, - дип бүген узган муниципаль праймеризлар белән таныштырды “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. – Андреевка һәм Богдашкинода, мәсәлән, кандидатлар исемлегендә яшьләр белән бергә өлкән буын кешеләре дә шактый булуын күреп сөендек. Димәк, авылда өлкән буын да актив тормыш алып бара, ә аларның тәҗрибә һәм зирәклеге бүгенге көндә бик кирәк әле. Иске Чаллыда исә, киресенчә,  яшьләр зур активлык күрсәтте. Сайлауларга баручы кандидатларның күбесенең җитди ниятләр белән килүләре күренеп тора. Күбесе халыкны борчыган көнүзәк  мәсьәләләрне алга куя,  әхлакый тәрбиягә кагылышлы проблемаларны күтәрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Киекле авылындагы бер кандидат авылда яшьләр арасында әхлакый тәрбиягә зуррак игътибар итү өчен чыгыш ясады. Сайлаучыларның күбесе аның белән килеште һәм хуплап тавыш бирде дә. 
Берүк вакытта сайлаучылар да праймеризларга битараф түгел. Мәсәлән, Богдашкинода  сайлаучылар кандидатларның барысының да үз сайлау алды платформалары белән таныштыруларын сорадылар. Чөнки авыларның киләчәге сайлауларга кемнәрнең кандидат булып баруы һәм  сайлануына да бәйле булачак бит. 
Бу атнада район авыл җирлекләрендә праймеризлар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәчәк, шәһәрдә ул 22 майга билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International