Нурлатта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр

2015 елның 26 июне, җомга
Бүген, 26 июньдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында кабул итү үткәрелә. Иртәнге 8дән нурлатлыларга нотариуслар Ирина Щекач белән Гөлнара Мөбарәкшина бушлай консультация бирделәр. Хәзерге вакытта “АгроИнвест” идарәче компаниясе юристы Гөлүс Гобәйдуллин кабул итү алып бара, көн дәвамында  район Советы юристы Александр Ханеня белән прокуратура вәкиле Люция Хәсәншина да эшләячәк. “Кабул итүдән бик канәгать калдым. Барын да җентекле итеп аңлаттылар, рәхмәт”, – диде кабул итүгә мирас мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән Людмила Куколева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International