Бүген, 27 июньдә эш визиты белән Нурлатка Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов килде. Мәртәбәле кунакларны Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЧР Дәүләт Советы рәисе Юрий Попов, ЧР Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов һ.б. Республиканың чуваш милли – мәдәни Советы рәисе Константин Яковлев һәм башка рәсми затларны район башлыгы Равил Кузюров каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм кунаклар нурлатлыларның тагын бер зур шатлыгы белән дә уртаклаштылар: Нурлатта реконструкциядән соң Халыклар Дуслыгы йорты ачылды. 2000 елларда төзелеп тә соңгы 5 елда буш торган бина район башлыгы Равил Кузюровның инициативасы белән күпфункцияле мәдәният учагы итеп үзгәртелде. Подрядчылар – “Нурлат-Еврострой” оешмасы хезмәткәрләре бер ел эчендә республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан артык суммага ремонт-төзелеш эшләре үткәрделәр. Китапханә, спорт залы, “Форпост” яшьләр формированиесе, диаспоралар бүлмәләре, полициянең терәк пункын һәм башкаларны үз эченә алган Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашкан Рөстәм Миннеханов нурлатлыларны өй туе белән котлады.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Халыклар дуслыгы йортына җиһаз сатып алу өчен сертификат та тапшырды.