Нурлатта 500 метр озынлыктагы урамны атна ахырына асфальтлап бетерәчәкләр

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Кичә НУАД юл төзүчеләре Муса Җәлил урамында асфальт җәя башладылар. Юл участогы мастеры Нәфис Гималетдинов әйтүенчә, хәзер әзерлек эшләре, ягъни нигезне планлаштыру бара. Анатолий Тихонов грейдерда тигезли, аның артыннан ук Николай Осипов асфальт катогы белән үтә.
- Шуннан соң вак таш, аннары – ике кат асфальт-бетон капламы җәелә,- дип эш тәртибе белән таныштырды мастер. Юл төзүчеләре озынлыгы 500 метр тәшкил иткән урамны, тулысынча асфальтлап чыгачаклар. Һава торышы үзгәрмәсә, атна ахырына бу участоктагы юл төзү эшләрен тәмамларга ниятлиләр. Күптән түгел генә алар Телестудия һәм Ганиев урамнарында эшләгәннәр. Хәзер яңа төзелгән юлдан машиналар йөри инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International